Цветовая схема: C C C C
Размер шрифта: A A A
Изображения:
  • 452193, Республика Башкортостан Ермекеевский район, с. Старотураево, ул. Ленина, 2
  • +7 34741 2-54-56
  • starturshkola@gmail.com

Новости

“Тукай моңнары”

22 Апреля 2019 12:04

Количество просмотров: 155

18 апрель көнне Уфа «Нур» татар дәүләт театрында “Тукай моңнары” 7нче Республика конкурс-фестиваленең йомгаклау тантанасы узды.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында “Бөтендөнья татар конгрессы” төбәкара иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм аның урынбасары Марс Тукаев, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева, БДПУның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Насыйпов, тарих фәннәре докторы, БДМУ профессоры, Уфа шәһәренең Чуваш хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Ирина Сухарева, конкурсның жюри рәисе, Башкортстанның атказанган артисты, Уфа “Нур” татар дәүләт театры артисты Мәхмүт Фатыйхов һәм башкалар катнашты.
Конкурсның беренче турына 500дән артык видеоязма кабул ителеп, шуларның 71е сайлап алынган. Укучы балалар татар, урыс, инглиз, чуваш, гарәп, албан, француз телләрендә Тукайның шигырьләрен сөйләде.

Җиңүче дип Чакмагыш районы Үрнәк авылыннан Айгиз Сафиуллин табылды. Аңа махсус бүләкне — Габдулла Тукай портреты төшерелгән һәм аның шигыре язылган затлы сәгатьне “Бөтендөнья татар конгрессы” төбәкара иҗтимагый оешмасы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тапшырды.

Чара Башкортстан Мәгариф министрлыгы, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе, БДПУ, Республика халыклар дуслыгы йорты ярдәме белән үткәрелде.